Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй активы махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район активы махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә туган якка ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда узды.
Сөйләшү барышында хәрбиләр район җитәкчелегенә, Зәй халкына аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм туган шәһәрдән килгән гуманитар ярдәмнең мөһим булуын ассызыклады. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.
Отпускка кайтучы егетләр Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрүче хатын-кызлар, шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыючы төркем янында булып, хәрбиләрне кайгыртканнары һәм тәмле күчтәнәчләре өчен хөрмәтләрен белдерә.
Егетләр үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үтиләр. Туган якта якыннарыбыз белән күрешү шатлыгы безгә көч бирә, ди алар.
Искәртик, хәрбиләр ике атна ял бирелә. Алар бу вакытны туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.
«Ялны сезгә гаиләгез белән бергә үткәрү өчен тормыш иптәшләрегезгә ял бирелергә тиеш, ә балалар дистанцион укуга күчә ала», - дип белдерде район җитәкчелеге.
Район хәрбиләрнең мәсьәләләрен хәл итүне, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз