news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә чыкты

Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә чыкты
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә, республикада беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләре башланды. Һәр елдагыча, басуларда җир кипкәнне көтмичә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уҗымнарны тукландыру эшенә кереште. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Район буенча 69 мең гектарда чәчүлек җирләре бар. Аның 17455 гектарын көзге культуралар тәшкил итә.

«Хәерле сәгатьтә булсын!» – дип, елның уңышлы килүен теләп эшне башлап җибәрдек», - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

news_right_1
news_right_2
news_bot