news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй аграрийлары 1239 гектарда көзге бодай уңышын җыйды

Зәй аграрийлары 1239 гектарда көзге бодай уңышын җыйды
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда инде комбайнчы-механизаторлар 1239 гектар мәйданда игеннәрне урып-суктырган. Уртача уңыш гектарыннан 50.1 центнерны тәшкил итә, дип яза «Зәй офыклары» газетасы.

«Бүгенге көндә районда «Зәй», «Зәй шикәре», «Восток» агрофирмалары игенчеләре агымдагы ел икмәген җыю белән мәшгульләр. Әлегә иң яхшы уңыш «Зәй» агрофирмасында күзәтелә. Әле эшнең башы гына, алга таба лидерлар үзгәрергә мөмкин. Иң мөһиме- булганын югалтуларсыз җыеп алу кирәк», — диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot