news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөһрә Сәхәбиева Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара конкурсны кабат оештырырга сорады

Зөһрә Сәхәбиева Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара конкурсны кабат оештырырга сорады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТАССРның халык артисты, Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева иренең исемен йөрткән халыкара вокалистлар конкурсын торгызуларын сорады. Бу хакта ул «Калеб» яңа буын җыены оештырачак «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концертына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Сигез ел элек Мәдәният министрлыгы Хәйдәр исемендәге бәйге оештырды. Анда катнашучылар шулкадәр сөенгән иде, кабат катнашырга теләүчеләр дә күп иде. Мин ул бәйгене дәвам иттерүне күпме үтендем... Өметләнәбез инде... Ул бит Хәйдәргә кирәк түгел, ә яшь җырчыларга кирәк, алар өчен стимул булып тора», – ди ул.

Моңа җавап итеп, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов бәйгенең, һичшиксез, кире кайтачагын вәгъдә итте.

«Бу конкурсны без булдырачакбыз. Шушы конкурс аша без бик күп талантларны ачачакбыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot