news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заһитовага «Алые паруса» тамашасы өчен 75 миллион сумга якын грант бирүдән баш тарттылар

Мәдәни инициативалар президент фонды фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алина Заһитовага яңа «Алые паруса» боз тамашасын булдыру өчен грант бирүдән баш тартты. Бу хакта фонд сайтында хәбәр ителә.

Фигуралы шуучы 74 798 618 сум күләмендә грант алырга исәп тоткан. Александр Грин повесте мотивлары буенча шоуны Санкт-Петербургта уздыру күздә тотылган була.

Максатчан аудитория буларак «7-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук аларның әти-әниләре, мәдәни чаралар сөючеләр һәм рус классик әдәбияты белән кызыксынучылар» каралган.

«Проект хупланмады», - дип күрсәтелгән Мәдәни инициативалар президент фонды сайтында. Фигуралы шуучы телеграм-каналында, моңа җавап итеп булса кирәк, болай дип язган: «Кыенлыкларны җиңеп чыгып, без үзебездә моңарчы белмәгән көчне ачабыз!»

Моңарчы Алинә Заһитова «Хранители времени» боз тамашасы өчен «Миллиард.Татар» басмасы редакциясеннән «Ел татарлары 2024» конкурсы махсус призына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100