news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Татьяна Тарасова хөрмәтенә әзерләнгән тамашада яңа программа күрсәтәчәк

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова танылган тренер һәм комментатор Татьяна Тарасованың юбилеена багышланган гала-тамашада яңа программа белән чыгыш ясаячак. Тамашаның 15 апрель көнне Мәскәүдә уздырылачагы билгеле.

Тамашада Загитовадан тыш, Олимпия чемпионы Анна Щербакова, ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева, олимпия чемпионы Марк Кондратюк, Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары һәм башка танылган фигуралы шуучылар үз программалары белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Беренче каналның «Ледниковый период» ТВ-проекты йолдызлары катнашуы да көтелә.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионнары Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева «Бәллүр» залындагы хореографик тренировка вакытында төшерелгән видеоны күрсәтүләре турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100