news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Шоудагы эш журналистикада уңышларга ирешергә ярдәм итте

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Әлмәттән туып-үскән Алинә Заһитова сөйләвенчә, «Ледниковый период» тамашасында алып баручы буларак эшләү аңа журналистиканы үзләштерергә ярдәм иткән. Бу хакта «Спорт-Экспресс» басмасы яза.

«Әйе, бу тамашаны бик сагынам. Мин проект дәвам итәр дип өметләнәм. Бу фигуралы шууның алга таба үсеше өчен этәргеч бирә», - диде фигуралы шуучы, күпләрнең бу дисциплинага нәкъ менә шушы тамаша ярдәмендә килүен аңлатып.

Алинә шулай ук «Ледниковой период»ында эшләүне журналист һөнәрен үзләштерү өчен файдалы дип атады.

«Мин ике сезонда алып баручы идем. Шуңа күрә бу кызыклы тәҗрибә булды, журналист, алып баручы буларак, минем өчен этәргеч булды», - дип ачыклык кертте ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100