news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заһитова һәм Поветкин БРИКС уеннары илчеләре итеп билгеләнде

Заһитова һәм Поветкин БРИКС уеннары илчеләре итеп билгеләнде
Фото: ТР Спорт министрлыгы мабугат хезмәте

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы барышында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова БРИКС уеннары илчесе итеп билгеләнде.

Аңа Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сертификат тапшырды, дип Санкт-Петербургтан хәбәр итә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының Мәскәүдәге хәбәрчесе Динә Газалиева.

Шулай ук булачак турнирның илчесе итеп авыр үлчәү категориясендә чыгыш ясаган Россия боксеры, Вологда өлкәсе вице-губернаторы Александр Поветкин сайланган.

Искәртик, БРИКС илләре уеннары 12-23 июньдә Казанның 16 спорт объектында узачак. 97 илдән 5 меңгә якын спортчы килер дип көтелә. Ярышлар 27 спорт дисциплинасы буенча узачак. 387 комплект медаль уйнатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100