Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алинә Заһитова «Киләчәк уеннары» кысаларында хәйрия акциясендә катнашты
Олимпия чемпионнары Алинә Заһитова һәм Артур Далалоян «Киләчәк уеннары» кысаларында «Игелек адымнары» хәйрия акциясендә катнашты. Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо»да узды, анда 19.00 сәгатьтән турнирның тантаналы ачылышы бара.
Шулай ук спортчылар акция ахырында мәйданчыкта автограф-сессия үткәрде — спорт формаларын имзаладылар һәм фанатлар белән фотога төштеләр.
«Киләчәк уеннары» — үз эченә спорт, киберспорт, фән һәм технологияләрне берләштергән масштаблы спорт чарасы.
«Киләчәк уеннары» кысаларындагы чараларда катнашу өчен Казанга Россия Президенты Владимир Путин, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахман, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев, Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм башкалар килде.
«Киләчәк уеннары» турнирының соңгы көне —3 мартта. Бу көнне соңгы турнирлар, ә аннан соң әлеге спорт чарасын ябу тантанасы узачак. Сүз уңаеннан, нәкъ менә «уеннар» ахырында киләсе турнирны кабул итәчәк илнең исемен атаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз