- Татар теле статусы мәсьәләсе, татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты итеп күрсәтергә тырышулары турында сораулар булдымы?
- Юк. Андый сораулар булмады. Һәр проблеманы күтәрүнең үз урыны була. Бу очрашуның форматы башкачарак иде. Безнең алда республика башлыгы башкорт җәмәгатьчелеге, рус җәмәгатьчелеге белән очрашты. Шулай ук башка халык вәкилләре белән дә очрашулар булачак. Сез әйткән мәсьәләләрне галимнәр җыелган җирдә күтәрергә кирәк. Алар фәнни яссылыкта каралырга тиеш.
- Очрашудан канәгать калдыгызмы?
- Әйе. Куелган бөтен сорауларга җавап алдык. Бер генә сорау да җавапсыз калмады. Кайберләре буенча бүгеннән үк йөкләмәләр бирелә башлады. Бу очрашу татарлар өчен файдалы булгандыр, дип уйлыйм, чөнки анда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – татар мәктәпләре проблемалары күтәрелде. Телевидениедә татар телендә тапшырулар кирәк булуы да әйтелде. Аңа да Радий Фәритович уңай җавап бирде. Без «ТНВ» карау белән генә риза түгел. Башкортстан татарлары турында аерым тапшырулар булырга тиеш.
Күренекле татар шәхесләренә, шул исәптән Муса Җәлилгә, Мидхәт Шакировка, Рәмиевларга һәйкәлләр кую мәсьәләсе күтәрелде. Бирелгән сорауларга уңай җавап алгач, без очрашудан канәгать калдык.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда булмаучыларның да, булучыларның да фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады.