news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Заһидуллин: Татарстанда хәрбиләргә юридик ярдәм күрсәтү өчен хезмәттәшлек җайга салынган

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады. Ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – республиканың иң мөһим бурычы, диде. Татарстаның Дәүләт юридик бюросы эшчәнлеге мондый ярдәмнең үрнәге булып тора. Ул хәрби госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча чараларны даими оештырып тора.

Бу чараларның үзенчәлеге – төрле профильле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләренең катнашуы. Мондый кабул итүләрдә хәрбиләр хокукый сорауларның киң спекторы, шул исәптән Россия гражданины паспортын яңарту, ял алу, инвалидлык рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча профессиональ аңлатма ала.

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның республикада хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтә торган барлык структураларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салыну турында берничә мәртәбә әйткәне булды.

Министр сүзләренчә, комплекслы алымнар хәрбиләргә бер урында төрле яклап юридик ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Бу исә дәвалану узучылар һәм хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле кешеләр өчен аеруча мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot