news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтләре» порталында ЗАГСтан белешмә һәм таныклык алып була

ЗАГСтан белешмә һәм таныклык алу өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә заказ биреп була. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Хәзер «Дәүләт хезмәтләре» порталында ЗАГСтан таныклыкка яки белешмәгә заказ бирергә һәм аларны якындагы бүлектән яки күп функцияле үзәктән алырга була», диелгән ведомство хәбәрендә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Шулай итеп, әгәр гражданин башта ук документның кәгазь вариантын алмаган, югалткан яки бозган очракта бала туу, никах, аерылышу, үлем, исем алыштыру һәм әтисен ачыклау турында таныклык, пенсия, пособие һәм килешү төзү өчен кирәкле белешмәләрне онлайн алырга була.

«Гариза бирү өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә теркәлү кирәк. Гаризаны тутырганда уңайлы урнашкан ЗАГС яисә күп функцияле үзәкне, документ алу көнен һәм вакытын сайлагыз. Беренче тапкыр таныклык алганда, аның өчен түләргә кирәкми. Таныклыкка яки белешмәгә кабат заказ биргәндә, пошлина түләргә кирәк», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100