Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ЗАГСлар идарәсендә Гаилә институты турында сөйләшү булачак
ЗАГСлар идарәсендә Гаилә институты турында сөйләшү булачак
(Казан, 4 апрель,«Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГСлар идарәсенең коллегия утырышы була. Анда Гаилә институтын ачу турында сүз булачак.
Бүгенге көндә җәмгыятебездә гаилә тотрыклылыгы мәсьәләсенең кисен хәлдә булуын күздә тотып, ЗАГС идарәсе каршында Гаилә институтын төзү каралган иде. Ул Казанның Әхтәмов урамы, 14нче йортта урнашачак, бүгенге көндә аның бинасы инде төзелеп беткән. ЗАГС идарәсе хезмәткәре Илдус Әмирханов әйтүе буенча, Гаилә институтының ачылуы 14 майда көтелә.
Коллегия утырышында әлеге институтның уставын раслау, шулай ук республика районнарындагы кайбер ЗАГС идарәләренең хисабы тыңланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз