Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы лентасын инде 25 елдан артык көн саен укый.
«Хәзерге дөньяда без гаять зур мәгълүмат агымы белән очрашабыз, бүгенге көндә дөреслек һәм төгәллек оперативлык белән бертөрле дәрәҗәдә мөһим дияргә була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистиканың әлеге төп принципларына озак еллар дәвамында тугры булып кала», - дип хәбәр итте ул.
«Татар-информ» – ул Татарстан тормышы турында актуаль, оператив һәм дөрес мәгълүмат бирүче ресурс кына түгел, агентлык республикада уздырыла торган төрле социаль әһәмиятле чараларга мәгълүмати ярдәм күрсәтүне оештыручы ролен дә үти, дип саный Әхмәтова.
«Гаилә кыйммәтләре темасын яктырту һәм үстерү юнәлешендәге зур эшегез өчен аерым рәхмәт. Сез вакыйгалар турында бербөтен, объектив картина формалаштырасыз, югары профессиональлек һәм журналист этикасы принципларына ныклы бирелгәнлек үрнәге күрсәтәсез. Агентлык коллективына югары дәрәҗәдәге профессионаллар булып калуларын, республикабыз чәчәк атсын өчен башкарган авыр, әһәмиятле һәм кызыклы хезмәтләрендә уңышлар телим», - диде Әхмәтова «Татар-информ» коллективына мөрәҗәгать итеп.
Наталья Рыбакова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз