Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ЗАГС идарәсе белгечләре Әлмәттә 1900 нче бала туу турындагы актны теркәде
Сабый 9 ноябрь көнне туган.
(Әлмәт, 21 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). ЗАГС идарәсе белгечләре Әлмәттә 1900 нче бала туу турындагы актны теркәде
Сабый 9 ноябрь көнне Луиза Сергей кызы һәм Ришат Ринат улы Низаметдиновлар гаиләсендә туган. Балага Эмилия дип исем кушканнар.
Бәхетле ата-ананы ЗАГС идарәсе белгечләре тәбрикләде һәм тантанага килгән әти кешегә сабыйның беренче дәүләт документын — туу турындагы таныклыгын тапшырдылар, диелә хәбәрдә.
«Сезне кызыгыз туу белән котлыйбыз! Сабыегыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә шушы нәни могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, шатлык һәм бәхет телибез! Тормышыгызны бары күңелле мәшәкатьләр һәм сөенечләр генә бизәсен!» — диде алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз