Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЗАГС хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча республика конкурсының зона этабы узды
«Иң яхшы граждан хәле актларын рус телендә теркәү тантанасын алып баручы» номинациясендә җиңүче - яшелүзәнле Екатерина Романова.
(Яшел Үзән, 2 август, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Күптән түгел Апас бистәсендә шәһәр округлары һәм муниципаль районнар башкарма комитетларының ГХАТ органнары бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча республика конкурсының зона этабы узды. Бу бәйгедә Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәре катнашты, дип яза җирле басма.
«Иң яхшы граждан хәле актларын теркәү тантанасын алып баручы» исеме өчен Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлекләрең, шул исәптән, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары гүзәл затларлары көч сынаштылар. Катнашучылар киңкырлы уйланмалар һәм гадәттән тыш иҗади сәләтен күрсәттеләр. Жюри һәм килгән тамашачыга рус һәм татар телләрендә никахлашу тантанасы чаралары күрсәтелде, аларда Татарстан халыклары һәм шулай ук күрше Мордовия Республикасында туй йоласы элементларын тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләргә авыр булды, әмма җиңү зона этабы конкурсын «Иң яхшы граждан хәле актларын рус телендә теркәү тантанасын алып баручы» номинациясендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова яулады.
Бүләкләү тантанасы вакытында жюри рәисе һәм Татарстан Республикасының Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Ринат Әхмәтҗанов Екатерина Романовага җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырып, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр теләп калдыдиелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз