news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Заһитова Мәскәүдәге Татарстан якташлык җәмгыятенең Миңнеханов белән очрашуында катнашты

Заһитова Мәскәүдәге Татарстан якташлык җәмгыятенең Миңнеханов белән очрашуында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәүдәге «Татарстан якташлык җәмгыяте»нең ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында катнашты.

«Республиканың үсеш перспективалары һәм башкаладагы татар диаспорасы белән элемтәләрне ныгытуга багышланган әлеге мөһим чарага чакыруыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», – дип язган спортчы Telegram-каналда.

Заһитова «спортка, иҗатка һәм сәнгатькә һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен» Миңнехановка аерым рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot