news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова төзелеп килүче Фигуралы шуу үзәге янында булачак укучылар белән аралашты

Алинә Заһитова төзелеп килүче Фигуралы шуу үзәге янында булачак укучылар белән аралашты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда төзелеп килүче Фигуралы шуу үзәгендә булды һәм булачак укучылар белән аралашты. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Яшь фигуралы шуучыларны спортчы бина ишеге янында күреп алды. Ул аларның күнегүләр ясарга әзерме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды һәм исемнәрен сорады. Кызлар үзләренең исемнәрен һәм күнегүләргә әзер булуларына әйтте. Дәресләр «бик тиздән» башланачак, дип белдерде Заһитова.

Шуннан соң ул үзәкнең бүлмәләрен карады һәм аны сафка бастыручы төзүчеләрне тыңлады.

«Бу үзәк - киләчәк, мөмкинлекләр һәм фигуралы шууга мәхәббәт турында. Биредә бозга чыгачак мизгелләрне зарыгып көтәм», - дип искәртте спортчы.

Алинә Заһитова ялгыз шуу буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионы, шулай ук Гран-при финалы (2017) һәм Россия чемпионаты (2018) җиңүчесе. Ул - Россия тарихында фигуралы шууда барлык төп халыкара титулларны яулаган бердәнбер фигуралы шуучы.

Видео: t.me/azagitova_official.

news_right_1
news_right_2
news_bot