news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Казанда синхрон фигуралы шууны үстерергә ниятли

Алинә Заһитова Казанда синхрон фигуралы шууны үстерергә ниятли
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда 2030 елгы кышкы Олимпия уеннары программасына кертелгән синхрон фигуралы шууны үстерергә ниятли. Ул Казанда Республика фигуралы шуу мәктәбе ачылганнан соң журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Киләсе Олимпиадада олимпия дисциплинасы буларак тәкъдим ителгәнгә күрә шәһәрдә синхрон фигуралы шууны үстерергә теләр идем, дип билгеләп үтте Заһитова. Моннан тыш, мәктәптә ялгыз шуучыларны да әзерләргә ниятлиләр.

Киләчәктә Казанда шулай ук парлы фигуралы шууны да үстерү планлаштырыла. Заһитова Татарстанны тәкъдим иткән, ләкин Мәскәүдә шөгыльләнгән Евгения Тарасова һәм Владимир Морозовны мисал итеп китерде. Олимпия чемпионы сүзләренчә, аның бурычы — спортчыларның Казанда тулы канлы шөгыльләнә алуын тәэмин итү.

Гомуми мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык булган Фигуралы шуу үзәге Казанда 27 августта ачылды. Анда ясалма бозлы һәм 252 тамашачыга исәпләнгән трибуналы заманча арена, шулай ук тренажер, хореография һ.б. заллар бар.

Үзәк базасында оештырылган Республика фигуралы шуу мәктәбе 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә эшли башлады.

2030 елгы кышкы Олимпия уеннары Франциядә 1-17 февральдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot