Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ике кыз Казанның «Кольцо» сәүдә үзәге түбәсенә менгән, аларны полиция эзли
Ике кыз башта - Казанның «Кольцо» сәүдә үзәге түбәсенә, аннары төзелеш кранына менгән, аларны полиция эзли.
Элегрәк социаль челтәрләрдә ике кызның Казандагы «Кольцо» сәүдә үзәге түбәсенә менүе сурәтләнгән видео таралган иде. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу уңайдан полиция тикшерү башлаган.
Шуннан соң социаль челтәрләрдә кызларның тагын Яңа Савин районында төзелеш кранына менүе сурәтләнгән видео чыкты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, видеоны тапкач, «Ямашев» полиция бүлегендә тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз