news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Забастовка уздыруга законлы хокукны кире кайтарырга кирәк - Геннадий Зюганов

"Россия законында забастовкага хокукны кайтаруга ирешү зарур, эшчеләргә һәм профсоюз активистларына ярдәм итәргә кирәк", - дигән КПРФ лидеры.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә законга забастовкага хокукны кире кайтару зарур, дип белдерде КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Үзәк комитет белән КПРФ комитетының уртак утырышындагы докладында, дип яза "Интерфакс".

"Россия законында забастовкага хокукны кайтаруга ирешү зарур, эшчеләргә һәм профсоюз активистларына ярдәм итәргә кирәк", - дигән ул.

Аның сүзләренчә, "партиянең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә йогынты ноктасын булдыру аерым мәгънәгә ия".

"Халыкка авыр булган бөтен җирдә, алар коммунистлар булырга тиеш, - диде сәясәтче. - Эшче класска - аерым игътибар".

"Эшчеләр хәрәкәтендә безнең катнашу аерым акцияләрне хуплау кысаларыннан чыкмый. Профсоюзларга берләшү генә җитми,  дип саный ул. - Вазгыятьне төзәтү өчен барлык механизмнарны кулланырга кирәк".

"Коммунистлар партиясе эшчеләр хәрәкәтеннән башка үсеш ала алмый, ә шәһәрдә эшчеләр классының гомуми саны 30 млн кешедән арта", дип билгеләп үтте сәясәтче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100