Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче ир-ат әнисен кыйнаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителде
Әлки районының Иске Карата авылында яшәүче 42 яшьлек ир-ат әнисенең сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен хөкем ителде. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, исерек хәлдәге ир-ат үз өендә аш бүлмәсендә әнисе белән ачуланышкан. Ул кызып китеп аның башына ике тапкыр суккан, шуннан соң әнисе идәнгә егылган. Аннары ир-ат аны типкәли башлаган, зыян күрүче авыр тән җәрәхәтләре алган.
Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аны шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз