Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус җиһазландырылган зонадан читтә шашлык кыздырган өчен 15 мең сумга кадәр штраф яный
Махсус җиһазландырылган пикник зоналарыннан читтә шашлык кыздырган өчен 15 мең сумга кадәр штраф түләттерергә мөмкиннәр. О.Е.Кутафин исемендәге университетның экологик һәм табигый ресурс хокукы кафедрасы доценты Наталия Ведышева шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул аңлатканча, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга 5-15 мең сум күләмендә штраф яный. Әгәр дә шашлыкны төбәк хакимияте игълан иткән янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда әзерләсәң, штраф күләме арта һәм 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Юрист билгеләп үткәнчә, шашлык әзерләгәндә янгын чыгып, кешеләр зыян күргән яки чит кешенең милкенә зыян килгән очракта, административ штраф күләме 40-50 мең сумга кадәр арта.
Ведышева шулай ук искәрткәнчә, махсус җиһазландырылган пикник зоналарында гына учак кабызырга һәм мангал кулланырга рөхсәт ителә. Мондый урыннарда янгынга каршы мангаллар, ком тутырылган тартмалар һәм чүп савытлары булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз