news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоинспекторлар Казандагы рейд вакытында 8 питбайкны штрафстоянкага озаткан

Казанда мототранспорт буенча ЮХИДИ рейды узды, аның барышында 8 питбайк штрафстоянкага озатылды. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ике тәгәрмәчле транспортның тагын дүрт хуҗасын юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тарттылар.

«Питбайк - гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итү өчен каралмаган спорт инвентаре ул. Анда махсус мәйданчыкларда гына йөрергә мөмкин», - дип искәртте Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.

Скутер яки мопед белән 16 яшьтән һәм «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы булган очракта гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Мотоцикл белән идарә итү өчен 18 яшькә җитәргә һәм «А» категориясенә ия булырга, шулай ук транспорт чарасына иминиятләштерергә кирәк.

«Бүгенге көндә республика прокуратурасы механизм булдырды, безгә өйрәнү өчен материаллар җибәрделәр. Питбайкерлар белән ничек эшләячәгебезне (штрафстоянкага озату, конфискацияләү, әти-әниләрен административ җаваплылыкка гына түгел, җинаять җаваплылыгына да тарту) яхшы аңлыйбыз. Аларга карата РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе («Балигъ булмаган баланы балигъ аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү») кулланылачак. Бу маддә башка төбәкләрдә кулланыла инде. Татарстанда моңа кадәр андый практика булмаган», – дип аңлатты Михаил Савин.

Бу маддәнең санкцияләре өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot