Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сигез ай эчендә Казанга 3,3 миллион турист килгән
Гыйнвардан августка кадәр Казанга 3,3 миллион турист килгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
«Туристларның 75 процентка якыны - Россия төбәкләреннән килүчеләр. Гыйнвар-августта аларның саны 2,5 миллион кеше тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечтән 5 процентка артыграк. 25 проценты Татарстан шәһәрләреннән килә. Агымның 73 проценттан артыгы -туристларга, ә 27 проценты экскурсантларга туры килә», - дип сөйләде ул.
Санникова сүзләренчә, туристлар агымы географиясе тулаем алганда саклана, шул ук вакытта башкала төбәкләреннән килүчеләр сизелерлек кимегән.
Ул билгеләп үткәнчә, туристлар агымының 60 процентка якыны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Самара, Ульяновск һәм Свердловск өлкәләре, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикалары өлешенә туры килә.
«Үзәк федераль округның кайбер төбәкләре, Урал, шулай ук Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре тарафыннан Казанга карата кызыксыну арта», - дип искәртте Туризмны үстерү комитеты директоры.
Санникова билгеләп үткәнчә, Казанның төбәк эчендәге туристлар агымы җиде муниципаль берәмлек – Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш, Чистай һәм Питрәч районнары тирәсендә тупланган. Барлык сәфәрләрнең 63 проценты алар өлешенә туры килә.
«Казан туристларының 59 проценттан артыгы – хатын- кызлар, 41 проценттан кимрәге - ир-атлар. Туристның уртача яше үзгәрмәде һәм беренче сигез ай нәтиҗәләре буенча 40,5 яшь тәшкил итте. Сәфәрнең уртача озынлыгы өч көн тәшкил итә», - диде Туризмны үстерү комитеты директоры.
Ул Казанга ике тапкыр һәм аннан да күбрәк сәфәр кылган туристларның 10,3 проценты шәһәргә кабат килүен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз