news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч көн эчендә миграция законнарын бозуның 500дән артык очрагы теркәлгән

Татарстанда полиция хезмәткәрләре өч көн эчендә миграция законнарын бозуның 575 очрагын теркәгән. Рейдлар «Легаль булмаган мигрант» операциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Төзелеш комплексы, күпләп һәм ваклап сату, җәмәгать туклануы объектларына, автотранспорт предприятиеләренә аерым игътибар бирелгән.

Ачыкланган закон бозу очракларының 101е - Россия территориясендә законсыз яшәү, 68е – легаль булмаган хезмәт эшчәнлеге, 241е – Россия территориясендә яшәү режимын бозу, 76сы – кабул итүче як тарафыннан хокук бозулар, 27се – документлар тапшыру тәртибен бозу, ә 62се эш бирүчеләр тарафыннан җибәрелгән хокук бозулар белән бәйле.

Закон бозган барлык чит ил гражданнары административ җаваплылыкка тартылган. Штраф күләме 2-5 мең сум тәшкил иткән. Илдә законсыз яшәгән гражданнарны депортация көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot