Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче хатын-кыз баласын ач тоткан өчен суд каршына басачак
Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны бала тәрбияләү бурычын үтәмәгән, шулай ук хакимият вәкиленә карата көч кулланган өчен хөкем итәчәкләр.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз баласын даими рәвештә караучысыз калдырган, аңа карата рәхимсезлек күрсәткән, ач тоткан һәм кызын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Моннан тыш, гаепләнүче махсуслаштырылган дәваланудан баш тарткан. Баланы ваемсыз әнисеннән тартып алган чагында, ул полиция хезмәткәре, шулай ук район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре белән низагка кергән.
Җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз