Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә Ватанны саклаучылар көнен билгеләделәр
Ветераннар һәм хезмәт алдынгыларына идарә тармагы бүләкләре тапшырылган.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә хезмәт алдынгылары һәм ветераннарга Ватан саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылган, бүләкләр тапшырылган. Бу хакта идарә тармагы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм чарасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе төбәкара уку үзәге базасында үткән. Татарстан Республикасы төрмәгә ябып төзәтү идарә тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары каршында иҗади номерлар белән идарә тармагының үзешчән коллективлары чыгыш ясаган.
Чарада катнашучыларны җитәкчелек исеменнән Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Хиалиев котлаган. Шулай ук ул җинаять-башкарма системасы оешмалары хезмәткәрләренең күбесе армиядә хезмәт итүләрен һәм хәзер җәмгыять һәм дәүләт өчен әһәмиятле эшне башкаруларын, закон сагында торуларын җиткергән. Үз чыгышында аеруча Эдуард Хиалиев кайнар нокталардагы сугышларда катнашкан ветераннарга зур игътибар биргән.
Котлаудан соң Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Хиалиев тантаналы рәвештә ветераннарга һәм алдынгы хезмәткәрләргә идарә тармагы бүләкләрен тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз