news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер тәүлек эчендә Казанда исерек хәлдәге биш машина йөртүче тоткарланган

Узган тәүлектә Казан автоинспекторлары исерек хәлдәге биш машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Ведомство мәгълүматы буенча, 24 февральдә барлыгы 223 авария булган, зыян күрүчеләр юк.

Шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырган бер ир-ат тоткарланган. Инспекторлар тоткарлаган тагын өч кеше җинаять кылуда шикләнелә.

Элегрәк «Татар информ» агентлыгы исерек килеш машина йөртү – аварияләргә китергән төп сәбәпләренең берсе, дип хәбәр иткән иде.

«Алкоголь реакцияне һәм контрольне киметә. Иң мөһим нәтиҗә – штраф яки сак астына алу түгел. Бер-ике стакан аркасында кемдер өенә кайтмаска мөмкин. Мондый фаҗигале тарихлар шактый. Аларның берсе Казанда була: гаиләдә бала туа, әти кеше моны билгеләп үтә һәм шул ук көнне авариягә очрап якты дөнья белән хушлаша. Күз алдына китерегез: бала үсеп җитәчәк һәм әтисенең туган көнендә үлгәнен беләчәк», – дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының республика буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot