Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер тәүлек эчендә Казан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт кеше зыян күргән
Фото: Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе
Узган тәүлектә Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт кеше зыян күргән. Һәлак булучылар юк, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.
Билгеләп үтелгәнчә, юл‑транспорт һәлакәтләренең берсе туктап торган транспорт чарасына бәрелү аркасында килеп чыккан – машина йөртүче тизлек режимын сакламаган. Икенчесендә светофорның кызыл утына чыгу сәбәпле авария булган. Өченче юл-транспорт һәлакәте көйләнми торган юл чатында теркәлгән, анда машина йөртүче юл бирмәгән.
Полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән 14 шоферны, шулай ук машина йөртү хокукы булмаган дүрт автомобильчене тоткарлаган.
Моннан тыш, полициянең территориаль бүлекләренә җинаять кылуда шикләнелгән сигез гражданны китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз