news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алты ярминкә көнендә фермерлар 552 миллион сумлык продукция саткан

Татарстанда алты ярминкә көнендә фермерлар 552,6 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, шулай ук 113,1 тонна сөт, 180,1 тонна шикәр, 1 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 571,8 тонна ит китерелгән. Ярминкәләр уздыру өчен 5,5 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында оештырылды. Аларның эшләре бу атнада – 26 апрельдә тәмамланачак.

Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot