Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының ярты миллиард сумнан артык акчасын урлаган
Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының 533 миллион сум акчасын урлаган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.
«Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының 533 миллион сум акчасын урлаган. Агымдагы елның тугыз аенда барлыгы 3 миллиард 776 миллион сум акча урланган. 2 989 IT-җинаять буенча җинаять эшләре тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, шуларның 271е дропперларга карата кузгатылган», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда акча урлау очраклары кимүгә дә карамастан, зыянның күләме әллә ни азаймаган.
«Бу мошенниклар үз корбаннарыннан зур суммада акча урлавын дәвам итүе турында сөйли», – дип өстәде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз