news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында «Лада» автомобиле җәяүлене бәрдереп үтергән

Лаеш районында «Лада» автомобиле җәяүлене бәрдереп үтергән

Бүген Татарстанның Лаеш районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучыларның мәгълүматлары буенча, «Лада» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе имин тизлекне сайламаган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдергән.

Нәтиҗәдә, җәяүле шунда ук һәлак булган. Аның җенесе һәм яше турында хәбәр ителми. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot