Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда исерек хәлдә рульгә утырган өчен ир-атның машинасын конфискацияләгәннәр
Татарстанның Актаныш районында исерек хәлдә рульгә утырган өчен берничә тапкыр җәза бирелгән ир-атны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2026 елның 30 апрелендә М-7 «Волга» Мәскәү — Уфа трассасында Hyundai Creta автомобилен туктатканнар. Тикшерү барышында машина йөртүченең исерек булуы ачыкланган. 30 яшьлек ир-ат 2023 елда да исерек хәлдә машина йөрткәне өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган, ул чакта аңа мәҗбүри эшләр билгеләгәннәр.
Инде хәзер суд ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте, ул шулай ук өч елга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителде. Автомобилен конфискацияләделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз