Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче ир-атны исерек хәлдә мопед белән идарә иткән өчен колониягә озатканнар
Татарстанның Кукмара районында яшәүчегә ир-атка исерек хәлдә мопед белән идарә итү турындагы эш буенча хөкем карары чыгарылган. Бу хакта район суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, гражданин Яңа Кукмара авылында үз өендә дусты белән кәеф-сафа корып утырган. Алкоголь беткәч, ир-ат мопедка утырган һәм дусты белән күрше авылдагы кибеткә аракы алырга киткән. Кире кайткан вакытта аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Тикшерү ир-атның исерек булуын раслаган.
Исерек хәлдә мопед белән идарә иткән өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылуын исәпкә алып, аны суд карары белән 10 айга гомуми режимлы колониягә озаттылар, шулай ук 3 ел да 10 айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Мопед конфискацияләнде. Суд карары законлы көченә керде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз