news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елгы җәйге каникулларда Татарстан юлларында 7 бала һәлак булган

2025 елның июненнән августка кадәр Татарстан юлларында җиде баланың гомере өзелгән. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә. Моннан тыш, әлеге чорда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 170 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Әти-әниләр! Балаларыгызга юлларда игътибарлы булыгыз дип көн саен исләренә төшерегез! Шәхси үрнәк һәм даими контроль аларны һәлакәтләрдән саклап калачак», - дип мөрәҗәгать иттеләр «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесендә республика халкына.

news_right_1
news_right_2
news_bot