news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярты ел эчендә Казан юлларында 3 мотоциклчы һәлак булган

2026 елның беренче яртыеллыгында Казанда мотоцикллар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин шулай дип белдерде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда җиде очракка күбрәк.

Савин билгеләп үткәнчә, 2025 елның беренче яртыеллыгында мондый аварияләрдә бер кеше дә һәлак булмаган. Быел исә өч кешенең гомере өзелгән, тагын 33 кеше зыян күргән. Моннан тыш, агымдагы елның июль башында мотоциклчы катнашында үлемгә китергән тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган.

Искәртеп үтәбез, Залесный бистәсендәге юл-транспорт һәлакәте үлемгә китергән шундый очракларының берсе булды. Биредә 31 яшьлек мотоциклчының гомере өзелде. Җиңел машина белән бәрелешкәннән соң мотоцикл тукталышка килеп керә. Мотоцикл пассажирын һәм ике җәяүлене хастаханәгә озаталар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Юдинодагы коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән иде, анда мотоциклчы зыян күрә. Берничә көннән ул хастаханәдә вафат була.

news_right_1
news_right_2
news_bot