news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренче ярминкә көнендә 89 миллион сумлык продукция сатылган

Татарстанда беренче ярминкә көнендә 89 миллион сумлык продукция сатылган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 14 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Беренче ярминкә көнендә фермерлар 89,8 миллион сумлык продукция саткан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Республика районнарыннан 100,4 тонна яшелчә, шул исәптән 51,3 тонна бәрәңге, шулай ук 18,9 тонна сөт, 28,7 тонна шикәр, 177,3 мең данә тавык йомыркасы, 98,6 тонна ит (шуның 48,7 тоннасы - сыер ите) китерелде. Ярминкәләр уздыру өчен 877 транспорт берәмлеге җәлеп ителде», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда - 14 , Чаллы шәһәре һәм Яшел Үзән районында - ике, Түбән Кама районында өч мәйданчыкта уза. Алар шулай ук төрле ешлыкта башка муниципалитетларда да оештырылачак.

Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итә, бу исә «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot