news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан бюджетына 373,3 миллиард сум акча кергән

2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан бюджетына 373,3 миллиард сум акча кергән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 373,3 миллиард сум акча кергән. Шуларның 308,2 миллиард сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә.

«Еллык план 54,4 процентка үтәлгән. Әмма бу күрсәткечләр тынычлану өчен сәбәп түгел», - дип белдерде Миңнеханов.

Төп проблемаларның берсе - кайбер предприятиеләр буенча табышка салымнан керемнәрнең кимүе. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Рәисе профильле министрлыкларга һәр производство белән бәйле проблемаларны индивидуаль рәвештә хәл итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot