news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә 102 пилотсыз очкычны юк иткән

Россиянең һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украина Кораллы көчләренең 102 пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

РФ Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, пилотсыз очу аппаратлары Белгород, Курск, Воронеж, Ростов һәм башка өлкәләрдә, шулай ук Азов диңгезе акваториясендә юк ителгән.

Татарстанга күрше төбәкләр –Ульяновск һәм Самара өлкәләренә пилотсыз очкычларның килүе теркәлсә дә, алар республика территориясенә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot