news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 90нан артык пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 94 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Краснодар краенда – 31, Ростов өлкәсендә – 22, Воронеж өлкәсендә – 10, Саратов өлкәсендә – 8, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә - 8; Волгоград өлкәсендә – 4, Брянск өлкәсе территориясендә 3 дрон бәреп төшерелгән.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Республикасы территориясендә 01:09-06:13 сәгатьләрдә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot