news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә дошманның 347 пилотсыз очкычы юк ителгән

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның самолет тибындагы 347 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Һава һөҗүменнән саклану системасы Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Новгород, Орел, Пенза, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Адыгея Республикасы, Калмыкия Республикасы, Кырым Республикасы территорияләрендә, шулай ук Азов, Каспий һәм Кара диңгез акваторияләрендә самолет тибындагы 347 пилотсыз очу аппаратын юк иткән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot