news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда яшәүче 13 меңгә якын кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган

Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 12 897 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны узган атнадагы кебек калган, ул эпидемия бусагасыннан 47,3 процентка түбәнрәк, дип хәбәр иттеләр Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә.

Ел башыннан бирле грипп вирусының активлыгы кими: 8нче атнада аның өлеше 26,6 процент тәшкил иткән.

Тулаем алганда, республикада авыручылар санының сезонлы дәрәҗәсе саклана. Күпчелек очраклар грипп белән түгел, ә башка респиратор вируслар белән бәйле. Авыру гадәттә җиңел формада уза һәм хастаханәдә дәвалануны таләп итми.

news_right_1
news_right_2
news_bot