Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атна эчендә 11 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган
Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм гриппның 11 463 очрагы теркәлгән. Бу эпидемиологик бусагадан 26,5 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе.
Бүгенге көнгә республикага гриппка каршы 707 980 доза вакцина кайткан. Кампания башланганнан бирле 201 567 кеше, шул исәптән 57 415 бала прививка ясаткан.
Ведомствода искәртеп үтүләренчә, вакцинацияне табиб караганнан соң теркәлгән урын буенча поликлиникаларда узарга мөмкин. Шулай ук Казанның «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты», «Имәнлек» метро станцияләрендә гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары эшли. Алар халыкны көн саен 7:30-19:00 сәгатьләрдә кабул итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз