news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда сигез кеше алкоголь белән агуланган

20-26 апрельдә Татарстанда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның сигез очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чорда кискен агулануның 73 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, күбесенчә ир-атлар (63 процент) зыян күргән. Хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 37 процент тәшкил итә.

Ведомствода очраклы агулануларның күбесе даруларны ялгыш кабул итү белән бәйле булуын әйттеләр (36,8 процент). Башкалары алкоголь куллану (26,3 процент), үз-үзеңне дәвалау (10,5 процент) һәм башка сәбәпләр (26,4 процент) белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot