news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда яшәүче 10 кеше алкоголь белән агуланган

Бер атна эчендә Татарстанда яшәүче 10 кеше алкоголь белән агуланган
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда 19-25 гыйнварда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 10 очрагы теркәлгән. Алкогольнең кайдан сатып алынуы билгесез. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда химик табигатьле кискен агулануның 59 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, ир-атлар (62,7 процент) күбрәк зыян күргән. Хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 37,3 процент тәшкил итә.

Балалар арасында агулану очраклары – 22 процент, яшүсмерләр арасында 11,8 процент тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot