news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче хатын-кызны ноутбук һәм балык урлаган өчен колониягә озаттылар

Казанда яшәүче хатын-кыз ноутбук һәм балык урлаган өчен 1 ел да 10 ай гомерен колониядә үткәрәчәк.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2023 елның июленнән 2025 елның мартына кадәр хатын-кыз әледән-әле шәһәрнең Совет районы кибетләрендә товар урлаган. Алар арасында ноутбуклар, азык-төлек, балык бар. Нәтиҗәдә, кибетләргә 111 мең сумнан артык зыян килгән.

Хатын-кызны урлауның алты эпизодында гаепле дип тапканнар һәм 1 ел да 10 айга колониягә хөкем иткәннәр, шулай ук 5 мең сум штраф салганнар. Хөкем карарын игълан иткән вакытта ул әле зыянны капламаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot