Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Заһитова: «Алмаш булыр дип уйладым, Щербакованың чыгыш ясавын теләгән идем»
Пхенчханда Заһитова шәхси зачетта җиңүдән тыш, команда турнирының көмеш призеры булды.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлиуллов). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының Пекиндагы Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында җиңүен шәрехләде.
Заһитова сүзләренчә, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Анна Щербаковага да олимпия чемпионы була алсын өчен чыгыш ясатырга кирәк иде.
Искәртик, Камилә Вәлиева теләсә нинди очракта кыска программада команда турнирының алтын медалисты булыр иде.
«Мин алмаш булыр дип уйлаган идем. Мин Анна Щербакованың чыгыш ясавын теләр идем. Олимпия медале беркайчан да артык булмый. Мин беләм», — дип белдерде Заһитова «Беренче канал» эфирында.
Искәртәбез, Пхенчханда Заһитова шәхси зачетта җиңүдән тыш, команда турнирының көмеш призеры булды.
Камилә Вәлиева ирекле программада җиңде, ә Россиянең фигуралы шуу буенча җыелма командасы Олимпия чемпионы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз