news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заһирә Кашапова: Университетта татарча укыту милли мохитне сакларга ярдәм итә

Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты галимәсе фикеренчә, югары уку йортында татар телендә белем бирүнең бары тик уңай яклары гына бар.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты галимәсе Заһирә Кашапова фикеренчә, татар телендә белем бирүнең бары уңай яклары гына бар. Бу хакта галимә "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәдә белдерде.

Билгеле булганча, Татарстандагы техник югары уку йортлары арасында татарча белем бары КДТАУда гына бирелә.

“Минусларына караганда, уңай яклары, билгеле инде, күбрәк. Безнең балалар адаптация чорын бик тиз үтә. Аларның үзара мөнәсәбәтләре бик яхшы. Мин куратор булып эшләгәндә театрларга бергә бара идек, туган көннәрен бергә үткәрә идек. Татар төркемнәрендә укучылар бердәмрәк була”, — дип саный Заһирә Кашапова.

“Мин үзем төзелеш материаллары буенча белем бирәм. Имтихан алганда, кайчагында татар һәм рус төркемнәре бергә туры килә. Татарча сөйләшкәнне ишетеп, кайчагында рус балалары да татар теле белән кызыксына башлый. Алай гына да түгел, русларның күпчелеге минем белән: “Исянмисез!” дип татарча исәнләшә. Терминнарның да татарча тәрҗемәләре ничек була дип еш кына кызыксыналар”, — ди галимә.

“Университетта татарча укыту — телне генә түгел, ә мохитне саклауга да ярдәм итә. Алар татарча шигырьләр яза, курс эшләре язганда да кызыксыну сизелә, — дип фикерен дәвам итте Заһирә Кашапова. — Казанның Яңа Татар бистәсендә, республикабызның танылган архитектур биналарының фасадын бизәүдә татар милли бизәкләрен файдалану, шәһәр урамнарында милли мохит тудыру, парк-скверларны татар стиленә якынлаштыру, авыл өйләрендә милли бизәкләрнең яңа вариантларын, милли стильләр кушып, нинди капкалар ясарга мөмкин булын тәкъдим итә”. 

Татарча белем бирү телне генә түгел, ә милләтне саклауда да зур роль уйный, дип саный укытучы.

“Татар телендә төзелеш өлкәсендә белгечләр әзерләү республикабызны да, татарларыбызны да, милләтебезне дә, рухыбызны да, милли мохитебезне дә саклап калуда бик зур этәргеч булып тора”, — диде ул агентлык хәбәрчесенә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100