news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заһид Мәхмүди туган авылы Манзарас зиратына җирләнде

Соңгы елларда Заһид Мәхмүди авылында яшәде.

Заһид Мәхмүди туган авылы Манзарас зиратына җирләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Заһид Мәхмүди туган авылында - Кукмара районы Манзарас авылы зиратына җирләнде.

Күренекле язучыны озатырга каләмдәшләре кайткан, авылдашлары җыелган иде.

Язучы йорты каршындагы кыска гына хушлашу мәрасимендә мәрхүмне якты хатирәләр белән искә алдылар.

Хушлашырга Заһид Мәхмүдинең дуслары һәм замандашлары Ләбиб Лерон, Нәсим Акмал, Хәбир Ибраһим, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал һәм бик күп журналистлар кайткан иде.

Язучының хатыны Рәшидә Мәхмүтова һәм улы Фөнис килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100